Бүген бик кайгылы һәм авыр истәлекле көн. Хәтер һәм кайгы көненнән безне бик аз вакыт бүлеп тора. Мең ярымнан артык әлмәтле Хәтер шәмнәрен яндырып, Мәңгелек ут янына килде. Сугыш кырларында вафат булганнарның истәлеген Әлмәт халкы шулай искә алды.