Татарстан икътисадында уртача үсеш күзәтелә, диде бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР икътисад министры Артем Здунов.
"Узган ел без инвестицияләр буенча үз урыныбызны саклап калдык һәм үсеш булачак дидек. Быел вазгыять уңайрак, уртача үсеш күзәтелә, - дип белдерде Артем Здунов. - Агымдагы елның гыйнвар-апрелендә тулаем төбәк продукты, узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда, 102 процентка, сәнәгый җитештерү индексы 102,9 процентка арткан. 2016 елның гыйнвар-мартында төп капиталга инвестицияләр күләме узган елга карата 103,1 процентка күбәйгән. 2010-2013 еллар белән чагыштырганда, - бу үсеш".
Шул ук вакытта, республика икътисад министры Татарстанның барлык федераль программаларда актив катнашуына игътибар юнәлтте. "Бу предприятиеләргә финанс йөкләмәсен киметергә булыша, ә бу, үз чиратында, шундый нәтиҗәләргә китерә", - диде ул.
"Татар-информа" МА