“Без үзебезнең республикага Көньяк Корея бизнесын һәм капиталын җәлеп итүдә кызыксынабыз, үзара файдалы элемтәләрне киңәйтүдә шатбыз һәм һәр яктан ярдәм итәргә әзербез”. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея-Татарстан эшлекле форумы ачылышында белдерде.
Форум Сеулда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Корея Республикасына эшлекле визиты кысаларында (19-20 июнь) Корея Халыкара Сәүдә Ассоциациясенең (KITA) конференц-залында үтте.
Форумда катнашучыларны сәламләү сүзе белән Корея Халыкара Сәүдә Ассоциациясе Рәисе урынбасары Джанг Гван Ким әфәнде чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы белән элемтәләрне үстерүдә кызыксыну уяткан Көньяк Корея бизнесы вәкилләрен сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Корея Республикасы җитәкчелегенә уртак проектларда ярдәм итүләре өчен рәхмәтен белдерде. " Бу визит барышында Татарстан һәм Корея эшлекле даирәләре үзара багланышлар өчен яңа юнәлешләр ачарлар, уртак проектлар турында килешерләр дип көтәбез", - диде ул.
"Татарстан һәм Көньяк Кореянең уңышлы хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Без нефть химиясе һәм нефть эшкәртү өлкәсендә үзара хәрәкәт итәбез, сезнең илгә Татарстаннан нефть химиясе продукциясе, Казанда җитештерелгән вертолетлар китерелә, безнең республикада медицина учреждениеләрендә Көньяк Корея җиһазлары файдаланыла, мәгълүмати-коммуникация өлкәсендә элемтәләр үсә".
Көньяк Корея компанияләре белән элемтәләрне үстерү өчен потенциал зур, дип ышана Татарстан Президенты. Аерым алганда, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе өлкәсе, энергетика һәм машина төзелеше, автомобильләр төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү, IТ һәм башка югары технологияләр, төзелеш һәм инфраструктура проектлары, медицина һәм фармацевтика, агросәнәгать комплексы һәм башка юнәлешләр.
Форум ахырында Татарстан Президенты барлыгында берничә килешү имзаланды. Әлмәт муниципаль районы белән IOREX Co. LTD компаниясе арасында килешү, компания районда су әзерләү системасын урнаштыруны күздә тота. Икенче килешү DONG-A Electric Co., LTD компаниясе белән Әлмәт муниципаль районы арасында районда электротехника продукциясе җитештерүен урнаштыру турында. Шулай ук, Корея Халыкара Сәүдә Ассоциациясе (KITA) һәм Татарстан Республикасы инвестицион үсеш Агентлыгы арасында үзара аңлашу турында Меморандум имзаланды.