Әлмәттә яшәүче Гыйматдиновлар гаиләсе “Россиянең иң яхшы доноры-2016” XIII Бөтенроссия конкурсының “Донорлар династиясе” номинациясендә җиңгән. Бу хакта әлеге районның сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурста Россиянең төрле төбәкләреннән кан һәм аның компонентларын тапшырган 267 кеше катнашкан. Бу район өчен генә түгел, Татарстан өчен дә зур җиңү, дип билгеләп үтте Әлмәт кан үзәгенең донорлар бүлеге мөдире Роза Скриганова. Аның сүзләренчә, Әлмәт районында 406 мактаулы донор исәпләнә. Алар арасында Гыйматдиновлар гаиләсе әгъзалары да бар.
Әлфрит, Альберт, Роберт һәм Фәридә Гыйматдиновлар соңгы 32 елда барлыгы 323 тапкыр кан тапшырган. Ир туганнарның өчесе дә 2004 елдан бирле – Россинең мактаулы донорлары. Кешеләргә ярдәм итү эшендә төп үрнәк – әниләре Кәүсәрия Гыйматдинова. Ул да күп еллар дәвамында донор булып торган. Бертуганнар тапшырган гомуми кан күләме 160 литр тәшкил иткән, шуның күпчелеген, 110 литрын, Әлфрит Гыйматдинов биргән. Ул 1984 елдан бирле донор.
“Ул чакта бер кызга кан таләп ителде. Аңа булышырга теләп, кан тапшырырга булдым. Бәхеткә, кызның гомерен саклап кала алдылар. Шул очрактан соң мин даими донорга әверелдем. Моның белән бик горурланам. Чынлап та, башкаларга ярдәм итү, күз алдыңда кемнеңдер савыгуын, изге гамәлеңнең нәтиҗәсен күрә алу – зур шатлык ул. Шуңа йөрәгем тибүдән туктаганчы кан тапшырачакмын”, – дип сөйләде Әлфрит Гыйматдинов “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Күптән түгел Гыйматдиновларны бу җиңүе белән Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин тәбрикләгән. Ул аларга Россия трансфузиологлар ассоциациясе дипломын һәм истәлекле бүләкләр тапшырган.