Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллинга ифтар оештырган өчен рәхмәтләрен җиткерде һәм рамазан аеның фазыйләтләренә тукталды.
"Рамазан ае - нәфесне тыю һәм рухи җиңү ае. Без, мөселманнар, бу айны шатланып көтеп алабыз. Безнен әби-бабайларыбыз кызу урак өстендә уразаларын калдырмаганнар, безгә алардан үрнәк алырга кирәк. Рамазан аенда җаннарыбыз сафлана, дөньяның фанилыгы аңлашыла. Бу ай безне берләштереп республикабыз һәм районыбыз файдасына эшләргә этәргеч бирә", - дип ассызыклады Айрат Хәйруллин үз чыгышында. Шулай ук ул шәһәребез һәм районыбыз имамнарына рәхмәтләрен җиткерде.
Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әлмәтлеләрне республикабыз мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллинга ифтар уздырган өчен рәхмәтләрен җиткерде. Шулай ук ул имамнарга үзенең нәсыйхәтләрен бирде, берләшеп эшләгәндә генә һәм хәнәфи мәзхәбен пропагандалаганда гына яхшы нәтиҗәләргә ирешеп булуны ассызыклады.
Мәҗлес мул табыннар артында дәвам итеп җәмәгать белән дога кылу белән тәмамланды.