Әлмәттә язучылар аллеясы ачылды

2016 елның 7 июне, сишәмбе

“Бяки-буки” әдәби фестивале кысаларында бүген шәһәрдә Язучылар аллеясы ачылды.

Тукай проспекты буенда урнашкан әдәби ишегалдында хәзер язучылар почмагы да булачак. Аның ачылу тантанасында Роберт Миңнуллин да катнашты. Анда хәзер китап уку символы булган ябалак шәһәр халкын сәламлиячәк. 
Район башлыгы урынбасары белән аллеяга агач утыртуны да танылган язучыга ышанып тапшырдылар.

"Әлмәт таңнары", Татмедиа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International