Дымлылык җитенкерәмәү аграр секторның төп проблемасы булып кала бирә

2016 елның 6 июне, дүшәмбе

“Корылык белән көрәшкәндә сугару системасы бераз ярдәмгә килә. Бу юнәлештә Арча, Саба, Мамадыш, Кукмара, Алабуга, Әгерҗе районнары актив эш алып бара. Әмма кайбер хуҗалыклар, су сибү җайланмалары була торып та, алардан файдаланмый. Һәр кеше төрле шул”, – диде министр М.Әхмәтов.

Культуралы үсемлекләрне һәм бәрәңгене үстерү буенча республикада яңа алымнар куллана башладылар. Шулай ук хәзер эссегә чыдам булган кукуруз һәм көнбагышны утыртырга тырышалар. Бу, беренчедән, корылыкны чагыштырмача җиңел “уздыра” торган үсемлекләр, икенчедән, аларның уңышы зур була, өченчедән исә азык буларак энергияне күп бирә торган культуралар санала, дип  искәртте Марат Әхмәтов.

“Яшелчә, бәрәңге, көнбагыш һәм кукуруз үстерү буенча Татарстанда кыенлыклар булмаячак. Татарстандагы башка культуралы үсемлекләр дә әле үлеп бетте дигән нәтиҗә ясарга иртәрәк. Әмма аларның уңышына сизелерлек зыян килде. Ничек кенә тырышсак та, табигаттән өстен булып булмый шул…” – диде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International