Татарстанда күп фатирлы 830 йортның 763е капиталь төзекләндерелә башлаган

2016 елның 6 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы төзелеш объектларында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле хезмәтне саклау өлкәсендә 430 тикшерү уздырылган, барлыгы 5 млн 926 мең сум түләттерүгә 150 карар чыгарылган.

Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге 349 оешмада тикшерү уздырган.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортындагы киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТатарстанПремьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

ТТ төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры хәбәр иткәнчә, республикада 2016 ел программасына кертелгән 830 күп фатирлы йортлардан 763 объектта капиталь төзекләндерү эшләре башланган. Ул искәрткәнчә, барлыгы 4,7 млн кв. метр мәйданда төзекләндерү эшләре башкарасы бар. 194,5 мең гражданның торак шартларын яхшырту карала.

Мәгариф учреждениеләренә капремонт барлык объектларда да башланган. Бу шул исәптән 95 гомуми белем учреждениесе (80 муниципаль мәктәп һәм 15 махсус (коррекцион) мәктәп, шулай ук 53 мәктәпкәчә мәгариф оешмасы).

Бер объектта (Тәтеш районындагы гомуми белем мәктәбендә) эшләр тәмамланган, коррекцион мәктәпләр буенча эш ике объектта (Зәй, Түбән Кама районнары) төгәлләнгән.

Мәктәпкәчә оешмалар буенча 8 объектта эшләр беткән (Апас һәм Питрәч районнарында 2 шәр объект, 1әр объект – Зәй, Лениногорск, Мөслим һәм Тәтеш районнарында).

Мәдәният объектларына капиталь ремонт шулай ук барлык объектларда да башланган. 21 объектта эшләр тәмамланган, Әгерҗе, Аксубай, Апас, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Питрәч, Тәтеш, Ютазы районнары.

Ирек Фәйзуллин шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең җирлекләре советлары биналарына капиталь төзәтү турында мәгълүмат бирде. Барлык 78 бинада эшләр башланган, финанслау күләме – 98,5 млн сум. 32 объектта эшләр ахырына кадәр башкарлыган: 2 шәр объект - Әлки, Арча, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Кукмара, Лениногорск, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Чистай районнарында, берәр объект – Әтнә, Аксубай, Баулый, Балтач, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Мөслим, Саба, Спас, Теләче, Чирмешән, Ютазы районнарында.

Республикада сыер фермаларына, яшелчә-бәрәңге саклагычларга капиталь төзекләндерү һәм силос-сенаж траншеяларын кору программасы буенча эшләр дәвам итә.

Быел су саклау зоналарын төзекләндерү программасы буенча 20 муниципаль берәмлектә 21 объектта эшләр планлаштырылган. 19 районда эшләр башланган.
2016 елда Татарстан Республикасында «Парклар һәм скверлар» программасы исемлегенә 36 муниципаль берәмлектә 43 объект кертелгән, финанслау – 849,5 млн сум. Бүгенгә эшләр 30 райондагы 32 объектта алып барыла.

Ирек Фәйзуллин шулай ук республика мунициципаль районнарында республика программалары үтәлешен массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан яктырту мәсьәләсенә дә тукталды. Аның сүзләренчә, бу тема буенча яңалыклар санын рәсми порталларда да, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында да арттырырга кирәк.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы ике ай эчендә (апрельдән алып) бу мәсьәлә буенча мониторинг уздырган, республика программаларын гамәлгә ашыру турында 17 районда яки мәгълүмат юк, яисә ул рәсми порталларда чагылдырылмый.

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, 12 район республика программаларын гамәлгә ашыру турында җирле массакүләм мәгълүмат чараларында мәгълүматны актив биреп бара һәм халыкны таныштыра. Шул исәптән Чаллы, Алабуга, Чирмешән, Тәтеш, Баулы, Чистай, Буа, Әлмәт, Азнакай, Саба, Зәй һәм Әгерҗе районнары.

"Татар-информ" МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International