Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллинның Сабантуй бәйрәме белән котлавы

2016 елның 4 июне, шимбә

Хөрмәтле әлмәтлеләр, кунаклар, авыл хезмәтчәннәре!

Сезнең барыгызны да милли бәйрәмебез - Сабантуй белән чын күңелдән котлыйм!

Безнең халкыбыз өчен Сабан туе олы мәгънәгә ия. Ул язгы кыр эшләре тәмамлануын билгеләп кенә калмый, татарларның хезмәт сөючәнлеген, кунакчыллыгын, күңел киңлеген һәм игенче хезмәтенә чиксез хөрмәтен дә чагылдыра.

Быелгы һава шартлары авыл хезмәтчәннәренә шактый мәшәкать тудыра, шулай да мул уңышка өметебез зур, иген игүнең заманча ысулларына нигезләнгән фидакарь хезмәт уңай нәтиҗәләр бирер дип ышанам.

Сабантуйның төрле илләрдә һәм төрле төбәкләрдә даими уздырылуы да куанычлы хәл. Димәк, татар милләте Җир шарындагы башка халыкларга елдан-ел киңрәк таныла. Бу исә Татарстанның тышкы элемтәләрен ныгыту өчен яңа мөмкинлекләр ача. Яраткан милли бәйрәмебез бөтендөнья рухи мәдәниятенең бер өлешенә әверелеп бара.

Сабан туе - безнең иң матур гореф-гадәтләребезнең саклануын күрсәтүче сөенечле вакыйга. Быелгы Сабантуйның да истә калырлык шатлыклы мизгелләре күп булыр, аның күтәренке рухы киләчәктә игелекле гамәлләр кылу өчен көч-дәрт һәм илһам бирер дип ышанам.

Сезгә исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим!

Сабантуйлар күңелле узсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International