Район башлыгы Айрат Хәйруллин Миннебай авылында узган Сабантуйда катнашты

2016 елның 4 июне, шимбә

Бүген районыбыз авылларында Сабан туен бәйрәм итәләр. Миннебай авылында узган милли бәйрәмдә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин катнашты.

Бәйрәм чаралары бик күңелле башланды. Халык мәйдан уртасына килеп кергән кыңгыраулы атларга карап хозурланды, парадны мотицикллар һәм авыл хуҗалыгы техникасы дәвам итте.

–​ Мин зур шатлык белән сезне бүгенге бәйрәм белән тәбрик итәм. Районыбыз хезмәтчәннәре уңышлы гына язгы кыр эшләрен тәмамладылар, авырлыкларга карамастан әлеге өлкәдә яңа эш алымнары кулланабыз, игенчелек, терлекчелекнең заманча эш үрнәкләре кулланылышка керә, –дип ассызыклады Айрат Хәйруллин үзенең чыгышында.

Күркәм традиция буенча район башлыгы хуҗалыкның алдынгы хезмәткәрләренә, авылның абруйлы кешеләренә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International