4 августтан башлап "ЮВТ Аэро “ авиакомпаниясе Бөгелмә– Симферополь авиарейсларын яңартты. Һәр атнаның шимбә көнендә һава судносы иртәнге 7 дә Бөгелмәдән кузгала һәм 10 сәгать 10 минутта «Симферополь» халыкара аэропортына төшә. Якшәмбе көнне исә CRJ-200 самолеты 14 сәгать 30 минутта киредән Бөгелмәгә юл тота. Билет бәяләре 6,5 мең сумнан башлана. Бу хакта журналистларга 4 август көнне булган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.