Әлмәт укучылары Сколковога китте

2016 елның 3 июне, җомга

Район башлыгы Айрат Хәйруллин җитәкчелегендә мәктәп стартап-финалистлары Сколковога халыкара стартап-конференциясенә юл алды. 

Әлеге чарага бөтен дөньядан 12000 техноэшмәкәр җыелачак. «Дай5!» авторы Рамил Ибраһимов сүзләренчә, Әлмәттән 50 лидер конференциядә катнашу хокукы алган. Мәгълүм ки, безнекеләр татар телен өйрәнү өчен булдырган онлайн-сервис белән «Шелест Венчурз» фондыннан 50 мең сум акча откан иде. «Tatarcha» кушымтасы хәзерге вакытта төгәлләнү алдында һәм ул озакламый «Play Market»ка кертеләчәк.

"Әлмәт таңнары", Татмедиа

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International