Балаларны яклау көненә багышланган чаралар Әлмәттә капиталь ремонттан соң яшүсмерләр клубларын ачу белән дәвам итте. 2016 елда республика программасына нефтьчеләр башкаласының 4 яшүсмерләр клубы кергән иде. Яңартылган биналарны ачу тантанасында ӘМР башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР яшьләр һәм спорт эшләре министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин катнашты. Абруйлы кунаклар балаларны һәм чарага җыелучыларны бәйрәм белән тәбрик иттеләр, республикабыз булышлыгы белән булдырылган уңайлыклардан тулысынча файдаланырга, барлык ресурсларны да сәламәт, үзләренең иң кыю проектларын тормышка ашырырга сәләтле яшьләр тәрбияләүгә юнәлдерергә чакырдылар. Район башлыгы ачылу тантанасы уңаеннан “Әлмәт моржлары” яшүсмерләр клубына ноутбук бүләк итте.
Район башлыгы Айрат Хәйруллин Миннебай авылында узган Сабантуйда катнашты