«Ут һәм игелек» бәйрәме бүген Әлмәтнең 6 нчы ТОС территориясендә узды. Бәйрәм Балаларны яклау көне уңаеннан оештырылган чаралар һәм тантаналы төстә “Радуга” яшүсмерләр клубын ачу белән башланып китте. Капиталь ремонтланган бинада микрорайонда яшәүче балаларның ялын кызыклы һәм файдалы итеп уздыру өчен барлык шартлар да тудырылган. Биредә 4 яшьтән башлап 18 гә кадәр 180 артык бала шөгыльләнә. Яшүсмерләр клубын ремонтлау өчен республика бюджетыннан 2 млн 250 мең сум акча бүленгән.
Әлеге микрорайонда район башлыгы Айрат Хәйруллин кушуы буенча, урам утлары да ремонтланды. «Светсервис» хезмәткәрләре көче белән иске лампалар яңаларга алмаштырылды, хәзер микрорайонда төнлә дә көндезге кебек якты һәм уңайлы.