Болгарда Идел буе Болгарының 922нче елда ислам кабул ителүенә багышланган «Изге Болгар җыены»ның тантаналы төстә ачылышы булды. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәмәтшин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөселманнарның үзөк рухи идарәсе рәисе, Россиянең баш мөфтие Тәлгат хәзрәт Таҗеддин, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, Милли эшләр федеарль агентлыгы Игорь Баринов һәм башкалар катнашты.