Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле ватандашлар!
Сезне язмышыбызна билгеләгән истәлекле көн - Сердечно поздравляю вас с судьбоносной памятной датой – Идел буе Болгарының рәсми төстә ислам кабул итү көне белән котлыйм!
Болгар дәүләтен бөек мөселман цивилизациясенең аерылмас өлеше дип тану белән безнең арада унбер гасырга якын вакыт. Уңдырышлы туфракка чәчелгән иман орлыклары гасырлар дәвамында шытып ныгыган һәм бай рухи орлык биргән дип ышанам.
Болгарларның ислам динен кабул итүе халкыбыз үсешенә һәм аның дәүләтчелегенә көчле йогынты ясаган. Хәнәфи мәктәбе таралышы фәнни белемнәрнең формалашуына, этник һәм дини күптөрлелекнең, дәүләт эчендәге һәм халыкара контактларның ныгуына зур этәргеч булган. Болгар дин белгечләренең бай рухи хәзинәсе татар мәгърифәтчеләре һәм дин эшлеклеләренең хезмәтләрендә үз дәвамын тапты.
Нәкъ шушы көнне - 2016 елның 21 маенда – ата-бабаларыбыз исламга килгән шул ук җирдә Болгар ислам акдемиясенә истәлек ташы салубыз тирән мәгънәгә ия.
Барыгызга да тынычлык, игелек һәм именлек телим! Аллах безнең изге омтылышларыбызга разый булсын!
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов