20-21 майда Әлмәттә «Татнефть» җәмгыяте бүләкләренә яшьләр арасында грек-рим көрәше буенча Россия беренчелеге уза. Ярышларда илебезнең 27 төбәгеннән 315 спортчы катнаша, аларны 40 хөкемдар бәяли.
Ярышларны тантаналы ачуда Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров , ТР спорт көрәше федерациясе президенты, СССР спорт мастеры, Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзәм Гөбәйдуллин, Россия спорт көрше федераөиясе вәкиле Рөстәм Вяльшин, Әлмәт шәһәре грек-рим көрәше федерациясе рәисе Николай Богданчиков һәм башкалар катнашты.