“Шәмсенур” паркына Россиядә иң яхшы парк исемен яуларга бергәләп ярдәм итик!

2016 елның 17 мае, сишәмбе

Әлмәтнең “Шәмсенур” паркы “Шәһәрләрнең билгеләре” проектында катнаша. “Шәһәрләрнең билгеләре” премиясе 6 номинациядә бирелә. “Шәмсенур” паркы “Иҗтимагый пространство” номинациясендә катнаша.   Һәр номинациядә икешәр җиңүче билгеләнә. Аларның берсен экспертлар билгеләсә, икенчесе www.primetygorodov.ru. сылтамасы буенча урнашкан проект сайтында онлайн тавыш бирү ярдәмендә тавышлар саныннан ачыклана. Тавыш бирү 2016 елның 17 маена 23:59 кадәр дәвам итәчәк. Ашыгыгыз! “Шәмсенур” паркына Россиядә иң яхшы парк исемен яуларга бергәләп ярдәм итик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International