Әлмәтлеләр агач утыррты

2016 елның 14 мае, шимбә

Бөтенроссия урман утырту көне һәр елны майның икенче шимбәсендә уза. Әлмәтлеләр әлеге экологик чарада ел да актив катнашып килә. Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин үзе дә бүген “Көнбатыш капка” микрорайоны паркында агач утыртты.

Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре исә Бигәш урамы 131 йорт тирәсендә 350 төп алмагач үсентесе утыртты.

Агач утыртуга мәктәп, урта һәм югары уку йортлары, балалар бакчалары да кушылды. Алар тырышлыгы белән 184 алмагач һәм 100 башка төрле агая үсентесе шәһәребезне бизи. Апрель аенда утырткан 3000 агачны һәм бүген утыртылырга тиешле 2 мең агачны санасак, бер урман утыттык дисәк тә була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International