Әлмәтлеләр солдатларда кунак булды

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

Әлмәтлеләр район башлыгы Айрат Хәйруллин җитәкчелегендә Иваново шәһәрендә шефлык кылучы хәрби частьта булып, хезмәт юлы узучы якташларга бәйрәм ясап кайтты.

Биредә 15 Әлмәт егете армия хезмәте уза. Визит кысаларында безнекеләр хәрби часть командирлары белән очрашты, солдатларның яшәү шартлары белән дә танышты. Ватан алдында хәрби бурычларын үтәүче якташлар белән аралашып, кунаклар аларга Әлмәт чәк-чәге, телевизор, спорт инвентарьлары, «Носкофф» компаниясе продукцияләрен бүләк итте, шулай ук үзешчән артистларыбыз концерт белән чыгыш ясады.

"Әлмәт таңнары" - Татмедиа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International