Әлмәттә округ һәм территориаль сайлау комиссия әгъзаларын укыттылар

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе округ һәм территориаль сайлау комиссия әгъзаларын РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутатларын сайлауны оештыру тәртибенә күчмә өйрәтү семинарлары үткәрүен дәвам итә. 15 апрель көнне мондый семинар Әлмәттә дә үтте. Әлмәт, Азнакай, Ютазы, Бөгелмә, Сарман, Мөслим, Баулы, Лениногорск районнарының һәм шәһәрләренең территориаль сайлау комиссия әгъзалары белемнәрен камилләштереп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International