Түбән Мактама поликлиникасында гомуми практика шәфкать туташы булып эшләүче Наилә Шәвәлиева көн дә Тихоновкадан Түбән Мактамага кадәр велосипедта бара.
Соңгы җиде елда ул шәһәр транспортында йөрмичә, иртә яздан караңгы көзгәчә ике тәгәрмәчле хәрәкәт итү чарасыннан файдалана икән. Наилә ханымның гомуми хезмәт стажы 40 елга якын тәшкил итә. Ул велосипедка беренче тапкыр 10 яшендә утырган булган. Тихоновка белән Түбән Мактама арасын 13-15 минутта узучы ханым юлдан баручы автомобиль хуҗаларына велосипедны транспорт чарасы итеп танулары һәм кайвакыт сәлам биреп тә китүләре өчен рәхмәтле.
"Әлмәт таңнары" - Татмедиа