Бүген район башлыгы Айрат Хәйруллиншәхси сораулары булган гражданнарны кабул итте. Әлмәтлеләр үә борчу-мәшәкатьләре белән дә, тәкъдимнәр белән дә мөрәҗәгать итте.
Бер әлмәтле Әлмәт ат спорты мәктәбенә орлов токымлы айгыр бүләк итергә теләк белдерде, әлеге тәкъдим рәхмәт белән кабул ителде. Родион Гәпҗәлилов 9нчы майга Нефьчеләр мәйданында фотодекорация урнаштыру тәкъдиме белән чыкты, аңа фонтан мәйданчыгында урын тәкъдим ителде.
ТИСБИ университетының фәнни эшләр буенча директор урынбасары, икътисад фәннәре кандидаты, Әлмәт филиалы менеджмент кафедрасы доценты, Аида Төхбәтуллинаны Айрат Ринатович үзе чакырган иде. Район башлыгы аңа “2030 стратегиясе” һәм “Яшьләр эшмәкәрлеген үстерү” проектларын тормышка ашыруда катнашырга тәкъдим итте. Ханым ризалашты.