Әлмәттә “Шәмсенур” космодромында Космонавтика көнен билгнләп үттеләр

2016 елның 12 апреле, сишәмбе

Шушы елның 12нче апреленда кешенең беренче мәртәбә галәмгә очуына 55 ел булды. Бу уңайдан районыбызда декадник игълан ителгән иде. Аның кысаларында космонавтика тематикасына балалар рәсемнәре, мәктәп иншалары, граффитистлар бәйгеләре оештырылды.
Бүген шул бәйгеләрнең нәтиҗәләре игълан ителде. Шулай ук тантаналы рәвештә мәктәп яшендәге балалар өчен Яшьләр инновацион иҗаты үзәге ачылды, стратосфера зонды җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International