160 мең татарстанлы 2015 елгы керемнәре турында хисап тотты

2016 елның 12 апреле, сишәмбе

Бүген ТР Хакимияте йортында пресс-конференция узды. Бүгенге көнгә Татарстанның салым инспекцияләренә 160 мең тирәсе декларация тапшырылган, дип хәбәр итә ТР буенча Федараль салым хезмәте идарәсе җитәкчесенең урынбасары Андрей Никиташин.

Исегезгә төшерәбез, декларацияләр 30 нчы апрельга кадәр тапшырылырга тиеш. Аны шәхсән яки вәкаләтле вәкил аша, заказлы хат белән яки электрон рәвештә тапшырырга мөмкин.

Татарстанның барлык салым инспекцияләрендә, физик затларны декларация тутырырга өйрәтү максатыннан, 15 апрельда сәгать 9.00дан 20.00 кадәр һәм 16 апрельда сәгать 10.00нан 15.00 кадәр Ачык ишекләр көне үтәчәк 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International