Тыл хезмәтчәне Анастасия Смолина – тәвәккәллек, ныклык һәм хезмәт сөючәнлек үрнәге. 12 апрель көнне ул 90-яшьлек гомер бәйрәмен каршылый. ӘМР башкарма комитетының Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Владислав Михайлов, социаль яклау идарәсе, «АПОПАТ» оешмасы вәкилләре Анастасия ханымны юбилее белән котлады.