Кичә ветеран хезмәте аксакалына 89 яшь тулды. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин ветеранны шәхсән үзе тәбрикләде, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Кадрия Гыйматдинова, ТҖС -3 мөдире Лилия Янова һәм ТҖСның ветераннар советы рәисе Сания Абдуллина, “АРСУ” ҖЧҖ директоры урынбасары Иван Глазков та бу котлауларга кушылдылар.
Васыйл Фатыйх улы Хуҗәхмәтов шәһәребездә яхшы таныш һәм хөрмәткә лаек шәхес. Әлмәтлеләр аның кебек тәҗрибәле, сугыш кырларында чыныккан кешенең ветераннар хәрәкәтен җитәкләве белән горурланалар. 1927 елның 10 апреленда туып, катлаулы тормыш һәм хезмәт юлвы узган Васыл Фатыйх улы үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә, ветераннарны борчыган мәсьәләләрне хәл итүгә, шәһәр һәм республика ветеран хәрәкәтенең дәрәҗәсен күтәрүгә үзлегеннән зур өлеш кертә.