Бүген Әлмәт муниципаль районы башлыгы юлларны ремонтлауга багышланган күчмә киңәшмә уздырды. Әлеге киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәмәтҗанов, Әлмәт шәһре автомобилҗ юллары идарәсе җитәкчесе Сергей Селиверстов, Әлмәт автомобиль юллар идарәсе начальнигы Ильшат Галимов, ООО ПК “Прогресс” компаниясе директоры Римма Шәрәфетдинова һәм башкалар катнашты.
Иң беренче чиратта Шевченко урамындагы ( Төзүчеләр проспектыннан алып Зарипов проспектына кадәр) капиталь ремонт таләп ителгән юл участогы тикшерелде. Биредәге юлны соңгы тапкыр 2001 елда рәтләгән булганнар. Бюджет средстволары җитмәү сәбәпле мондагы участокка ремонт ясау мөмкин булмаган.
Узган елны шәһәр эчендәге 21 километрлап юлга ремонт ясалган булган. Шулай итеп, финанс җитмәү сәбәпле, күп кенә юлларга ремонт ясалмый кала, асфальт юллар таушала. Аларны төзәтү өчен ел саен 300 миллион сумлап күләмдә акча таләп ителә. .
Төзелеш проспектындагы юл шулай ук бик авыр хәлдә. Соңгы ремонт биредә 1998 елда булган. Бүген исә ул бөтенләй заман таләпләренә туры килми. Айрат Мөхәмәтҗанов сүзләренә караганда, бу участокта зур реконструкция сорала. Сургутская урамында да шундый ук хәл күзәтелә.
ГУАД начальнигы Сергей Селиверстов агымдагы елда Сургутская урамындагы юлны ремонтлауның планга кертелүен бәян итеп узды. Яңгыр сулары канализацияләренең булмавы да юллар торышына зур зыян китерә. Мисал өчен Базовая урамындагы юл – шуның ачык дәлиле. Ә менә Радищев урамындагы Совет урамына чыга торган юл участогы, инде 2007 елда ук ремонтланган булуына карамастан, яхшы сакланган, дияргә була. Сере – юлны салганда битум присадкасы булган адизол кулланып эшләгән булганнар. Торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры Александр Шаронов агымдагы елда квартал эчендәге юлларны ремонтлауга 50 миллион сум күләмендә акча каралуын билгеләп узды.
«Ремонт эшләрен һава торышы яхшыруга ук башларга кирәк. Бер ел эчендә генә райондагы бар юлларны да рәтләп бетерү мөмкин булмаячак. Аз булса да яхшы сыйфатлы булсын, дип эшләргә киңәш итәм. Юлларның ремонттан соң булган гарантиясе 5 ел булырга тиеш”, - дип ассызыклады Айрат Хәйруллин.
Әлмәт районы башлыгының матбугат хезмәте