Эшлекле дүшәмбе

2016 елның 11 апреле, дүшәмбе

Бүген башкарама комитетта район башлыгы Айрат Хәйруллин район активы белән чираттагы шәһәркүләм планерка үткәрде.

Башта Айрат Ринатович кадр билгеләнүләре белән таныштырды. 1нче апрельдан “Әлмәт җылылык челтәре” ААҖ директоры итеп Равил Зиннәтуллин, Әлмәт муниципаль районында ТР кеше хокуклары буенча вәкиленең иҗтимагый ярдәмчесе итеп Светлана Харисова билгеләнде.

Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданины, Сугыш һәм хезмәт, коралла көчләр һәм хокук саклау органнарының ветераннары Советы рәисе Васыйл Хуҗәхмәтовны 89 яше тулу белән тәбрикләделәр.

Алга таба узган атнада эшләнгән эшләргә, үткәрелгән чараларга нәтиҗә ясалды.
Мәгариф идарәсе башлыгы Дмитрий Садетдинов 6-9 апрельда Әлмәт укучыларының «Junior skills» компетенцияләре буенча Казанда узган “Яшь профессионаллар” ачык төбәк чемпионатында катнашып, призлы урыннарга ия булуын хәбәр итте.

Эчке эшләр министрлыгының ӘМР бүлеге башлыгы Дамир Гарипов районад хокук бозуларның торышы белән таныштырды.
ӘМР сәламәтлекне саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина сәламәтлек саклау учрежденияләренең 2015 еда эшчәнлегенә йомгак ясады , яңа елга планнар билгеләде.

Табигый байлыклардан файдалану һәм экология департаменты директоры Айнур Исхаков санитар-экологик ике айлык барышы белән таныштырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International