2-3 апрель көннәрендә Яңа Уренгой шәһәрендә снегоходларда ярышу буенча Россия Чемпионаты узды. Ярышларда Әлмәтнең "Ультиматум " клубыннан 6 спортчы катнашты. Берничә көн дәвам иткән бәйге нәтиҗәләре буенча якташларыбыз көмеш һәм бакыр призларга лаек булды.