Шәһәр күлен чистарту максаты әлеге бистә территориясендә яшәүчеләрдән юынтык суларның махсус изоляцияләнгән коега төшүен таләп итә.
Бу атнада уздырылган тикшерү барышында Татарстан республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгы көньяк-көнчыгыш идарәсе белгечләре 300 ләп өйдә коеларның кагыйдәгә туры килмәвен ачыклаган. Кайберләренең сыек көнкүреш калдыклары туп-туры елгага ук акканы билгеле булган.
Татарстан республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгы көньяк-көнчыгыш идарәсе начальнигы Альберт Маликов тикшерү барышында хуҗалар белән аңлату эшләре алып барылуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта экологлар халыкны юынтык суларын түгә өчен лицензияләре булган оешмалар белән килешү төзергә чакырачагын да хәбәр итте.
"Әлмәт таңнары" - Татмедиа