Гадел Вафинны Әлмәттә эш визиты барышында муниципаль район башлыгы Айрат Хәйруллин, сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Вера Головина, хастаханәнең баш табибы Гөлсинә Шамсеева, шулай ук бүлек мөдирләре озатып йөргән.
Кунаклар хастаханәнең кабул итү-диагностика бүлегендә булган, урология һәм реанимация бүлекләрендә дәваланучылар белән аралашкан, интенсив терапия һәм ветераннар өчен ясалган палата шартлары белән танышкан, шулай ук офтальмология бүлеген күргән. Әлеге бүлектә тәүлек әйләнәсендә 32 авыру дәвалана ала, шулай ук көндезге бүлек өчен 3 урын да каралган биредә. Узган елны аны «Елховнефть» идарәсе ярдәме белән төзекләндерүгә ирешкәннәр. Биредә Әлмәттән тыш Чирмешән, Нурлат, Зәй районнары халкы да дәвалана ала.
"Әлмәт-таңнары"-Татмедиа