Әлмәттә “Татнефть” компаниясе кубогына милли көрәш буенча Бөтенроссия турниры уза

2016 елның 8 апреле, җомга

9 апрель көнне “Татнефть” җәмгыятенең спорт комплексында милли көрәш буенча Бөтенроссия турниры узачак. Масштаблы ярышларда Татарстан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 25 команданың килүе көтелә. Әлмәт командасы данын яклап 20 спортчы бил алышачак. Спорт сөюче әлмәтлеләрне ярышларда көтеп калабыз!

Бәйгенең тантаналы ачылышы 11.00 сәгатьтә. Белоглазов урамы, 62 нче йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International