Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2016 елның 12 маена билгеләнгән стационар булмаган вакытлы сәүдә объектларына электрон сатулар башлануын хәбәр итә.
Сатуга 15 объект куела. Аукционда катнашу өчен 8 апрельгә кадәр Әлмәт шәһәре, Тукай урамы, 9 а йорт,204 кабинетка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Хәбәрләшү өчен телефоннар: 8(8553) 43-86-78. Башлангыч этабында уздырылачак сатулар буенча барлык мәгълүмат Әлмәт муниципаль сайтында almetyevsk.tatar.ru урнаштырылачак.