Бүген “Бердәм Россия” партиясе вәкилләре үзләренең сайлаучылары белән очрашты. Очрашу Татарстан төбәкара оештыру комитеты вәкиле Юрий Камалтынов рәислегендә узды. Чарада ӘМР башлыгы Айрат Хәйруллин, “Татнефть” акционерлык җәмгыятенең генераль директор урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев катнашты. Әлмәтлеләр белән очрашуда Дәүләт Думасы алтынчы чакырылыш депутатлары да килгән иде. Юрий Зимелевич билгеләп узганча, 22 май көнне Бердәм алдан тавыш бирү көне узачак. “Бердәм Россия” партиясеннән сайлауларда 60 кеше рәсми теркәлү узарга гариза язган. 22 май көнне узачак чараның төп максаты – сайлаучыларның мөмкин кадәр күбрәк депутатлар хакында мәгълүмат алулары.
Республикада 560 алдан сайлау участогы эшләячәк. Бердәм алдан тавыш бирү көне нәтиҗәләре буенча агымдагы елның 18 сентябрендә узачак Дәүләт Думасы депутатларының соңгы исемлеге төзеләчәк.