Торак –коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары булганнарның фатирларына рейд ясалды

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Торак –коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләмәсәң, сезнең фатирыгызга да махсус комиссия әгъзаларының килүе мөмкин. Кичә кичке яктан Торак–коммуналь хезмәтләр департаменты, башкарма комитет, идарәче компания һәм суд приставлары белән берлектә чираттагы рейдка чыкты.

Бу юлы белгечләр бурычлары зур сумма тәшкил итүчеләр яшәгән Гафиятуллин урамы 9, 13 нче йорт, Төзүчеләр урамы 25 нче йорт, Тынычлык урамы 5,11,13,15 нче йортларда булдылар. Әлеге йортларга “Темп” ҖЧҖ хезмәт күрсәтә. Гомуми бурыч 3 миллион сумннан артык. 2016 ел дәвамында закон кысаларында вакытында бурычларын түләмәгән өчен 19 фатирда кайнар су өзелгән, 238 фатир электр энергиясез калырга мәҗбүр булган. Гомуми бурыч 36 миллион сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International