Айрат Хәйруллин шәхси сораулар буенча гражданнары кабул итте

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе

Сишәмбе көнне ӘМР башлыгы Айрат Хәйруллин традицион рәвештә шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Очрашу вакытында әлмәтлеләр район башлыгына проблемаларын хәл итүдә булышуын сорап мөрәҗәгать иттеләр.
Бөек Ватан сугышы толы Анна Потапова сүзләренә караганда, үз йорты белән яшәү аңарга бик авыр. 2010 елда ведомство ара комиссия тикшереп киткәннән соң аның торагы яшәргә яраксыз дип табыла. Ләкин бүгенге көнгә кадәр торак шартлары үзгәрешсез кала. Айрат Ринатович кирәкле документларны киредән туплап, мәсьәләне суд аша хәл итәргә киңәш бирде. Әлеге сорауны уңай якка чишүдә ярдәм итәрбез дип ышандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International