1–6 апрель көннәрендә Татарстанга Көньяк Кореядан эш визиты белән делегация килде. 5 апрель көнне алар Әлмәттә булдылар һәм район башлыгы Айрат Хәйруллин белән берлектә нефть башкаласының промышленность үзәкләре – «Нефтемаш» и «Татнефть-Актив» җәмгыятьләрендә булдылар. Билгеле булганча, «Apollo Co» компаниясе якын киләчәктә нефть эшкәртү компанияләре өчен арматура эшләп чыгара башлаячак. Визитның төп максаты – эш башлау өчен уңайлы промышленность мәйданчыгы төзү.