9 апрель көнне Әлмәтнең “Татнефть” компаниясе спорт комплексында “Көрәш” буенча бөтенроссия турниры узачак. Зур күләмле спорт ярышларында Россиянең иң көчле 200 көрәшчесен берләштергән 25 команда катнашачак. Әлмәт данын яклап 20 көрәшче чыгыш ясаячак.