«НОСКОФФ» сәүдә маркасы “Мода һәм стиль. Казан – яз.” дип аталган җиңел промышленность товарлары күргәзмәсендә катнашты. Әлеге чарага Россиянең 27 төбәгеннән 130 компания, шулай ук Белоруссия, Украина, Латвия илләреннән вәкилләр килгән иде. “Алсу” фабрикасының күргәзмә материалы 5 көн дәвамында зур популярлык белән кулланылды. Балалар колготкилары һәм носкилар кайнар пәрәмәчләр кебек тиз сатылып бетте. Сатып алучылар «Носкофф» фирмасының югары сыйфатын билгеләделәр.