Әлмәттә фермерлар өчен семинар узды

2016 елның 4 апреле, дүшәмбе

Бүген район башлыгы Айрат Хәйруллин кушуы буенча “Чагылтау” хуҗалыгында фермерлар өчен укыту семинары узды. Семинарда ӘМР авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе җитәкчесе Наил Усманов һәм район башлыгы киңәшчесе Фәрит Миннебаев катнашты.

Фермер хуҗалыгы башлыклары “Чагылтау”ның ындыр табагында булдылар, язгы кыр эшләренә әзерлек белән таныштылар. Гомәр Нәбиев сүзләренә караганда, эш башлау өчен бөтен әйбер дә әзер. Ул техникаларны әзерләү, орлык фондын яңарту алымнары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International