Кеше галәмгә очуының 55-еллыгы уңаеннан Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты “Гагарин космоста” темасына граффитистар бәйгесе үткәрә.
Эскизлар 1нче апрельдан 11нче апрельга кадәр Реклама һәм тышкы эшләнеш Департаментының Eldar.Galimov@tatar.ru электрон почтасына кабул ителә.
Иң яхшы эш авторлары үз картиналарын Әлмәт шәһәре биналарына төшерә алачак, буяулар бушлай биреләчәк. Белешмәләр өчен телефон:( 8553) 43-81-29.