12 апрель көнне кеше галәмгә очуыга 55 ел була. Беренче совет очучы-галәмчесе Юрий Гагарин батырлыгын пропагандалау максатыннан, Әлмәттә 1нче апрельдан алып 12 нче апрельга кадәр Юрия Гагаринга багышланган декадник игълан ителде. Декадник барышында космонавтика темасына бәйле балалар рәсемнәре, мәктәп иншалары, граффитистлар бәйгеләре узачак. Декадник нәтиҗәләре 12 апрельда “Шәмсенур” паркында игълан ителәчәк, җиңүчеләр бүләкләнәчәк.