Әлмәткә космонавтлар – Россия геройлары килде

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Данлыклы космонавтларның калабызда беренче тапкыр гына булуы түгел. 

Алар Әлмәт укучылары, студентлары белән чараларда катнашалар, предприятиеләрдә булалар. Космонавт дусларыбыз Әлмәт һәм “Татнефть” әләмнәрен үзләре белән космоска да алып менгән иде. Очучы-космонавтлар Антон Шкаплеров һәм  Олег Артемьев белән район башлыгы Айрат Хәйруллин да очрашты. Кунаклар  планнары белән уртаклашты, яшүсмерләр белән очрашуларының әһәмиятен сөйләде һәм башка темалар буенча фикер алышты. 

"Әлмәт таңнары" - Татмедиа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International