Әлмәттә Габдулла Тукайның 130-еллыгына багышланган концерт булды

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

14 март көнне «Таттелеком» компаниясе тырышлыгы белән Әлмәт дәүләт татар драма театрында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 130-еллыгына багышланган концерт оештырылды.  

Концертта компания хезмәткәрләре һәм аларның балалары башкаруында шагыйрьнең шигырь һәм җырлары яңгырады, Г.Тукай сүзләренә тетраль постановкалар куелды. Тамашачылларга шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында документаль фильм күрсәтелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International