Әлмәттә Май чабу бәйрәме киң колач белән үтте

2016 елның 13 марты, якшәмбе

Май чабу – иң күңелле, мавыктыргыч һәм яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Бәйрәм тарихы борынгыславяннарның мәҗүсилек мәдәниятенә һәм язгы кояш әйләнеше көненә барып тоташа, ул күптөрле гореф-гадәтләр һәм кагыйдәләрне берләштерә.  

Киң Май чабуны бәйрәм итү Әлмәттә матур бер гадәткә әверелде. Бүген әлмәтлеләр һәм шәһәребез кунаклары шәһәр һәм район иҗади коллективлары әзерләгән халык күңел ачу программасында катнаштылар. Бәйрәмгә килгән һәр кеше тәмле-тәмле тәбикмәкләр, тәм-томнар һәм кайнар чәй белән дә сыйланды, бәйге, әйлән-бәйләннәрдә, уен һәм спорт ярышларында катнашып күңел ачты. Балалар да игътибарсыз калмады. Алар өчен махсус интерактив программа, тематик мәйданчыклар, фотозоналар эшләде. Имбир прәннекләрен бизәү, шарлардан сыннар ясау, кечкенә курчаклар тегү бала-чагага аеруча ошады.

Бәйрәм кешеләрнең кимчелекле якларын символлаштырган карачкыны яндыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International