Әлмәттә төзү һәм торак-коммуналь комплекс оешмалары өчен методик семинар узды

2016 елның 11 марты, җомга

“Ивестицияле төзелеш процессының барлык этапларында төзелеш бәясе белән идарә итү системасы. Торак-коммуналь хуҗалыгының актуаль мәсьәләләре һәм аларны хәл итү юллары” – ТР көньяк-көнчыгыш икътисади зонасының  төзү һәм торак-коммуналь комплекс оешмалары вәкилләре әнә шундый темаларга сөйләшү максатыннан Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгендә җыелды.

Чарада ТР Төзү, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, ТР Баш инвестицияле төзелеш идарәсе, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, “Татнефть” ПАҖ, ТР көньяк-көнчыгыш икътисади зонасына кергән муниөипаль районнарның башкарма комитет, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комплексы җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Катнашучыларны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин сәламләде. Районыбыз башлыгы фикеренчә, “төзелеш – икътисадны алга әйдәп бара торган, шәһәр һәм авылларыбызны гүзәлләндерә торган локомотив ул”, мондый семинарлар бу өлкәдә булган мәсьәләләрне уртак хәл итү мөмкинлеге бирә, диде ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International