Утырышта 800 кеше, шул исәптән республика шәһәрләре һәм районнарыннан 600 эшмәкәр катнаша.
Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә ТР Президенты карамагындагы Эшмәкәрлек буенча советның киңәйтелгән беренче утырышы ачылды. Анда федераль бизнес-омбудсмен Борис Титов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнаша.
Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү чыгышында билгеләп узганча, бүгенгә советның тәүге 10 проект төркеме төзелгән һәм эшкә керешкән. "Эшмәкәрләрнең ихтыяҗларын оператив хәл итү өчен нәтиҗәле чаралар кирәк", - дип ассызыклады ТР Президенты.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, Эшмәкәрлек буенча совет - ул эшмәкәрләрнең хакимият органнары белән хезмәттәшлек мәйданчыгы. Аның эш максаты - эшмәкәрлек өлкәсен үстерү һәм Татарстанның эшлекле даирәсен яхшырту.
Утырышта 800 кеше, шул исәптән республика шәһәрләре һәм районнарыннан 600 эшмәкәр, хакимият органнары җитәкчеләре район башлыклары, иҗтимагый берләшмәләр лидерлары катнаша.
"Татар-информ" МА