Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәте буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов Әлмәткә район хуҗалыклары җитәкчеләре белән эшлекле очрашуга килде. Очрашуда Әлмәт муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Наил Усманов үз чыгышында хуҗалык эшчәнлекләренә анализ ясады һәм 2016 елга үсеш мөмкинлекләрен билгеләде.
2015 елда тулаем продукция күләме былтыргы белән чагыштырганда 11,2% арткан.
Т.Таһирҗанов товар кредитыннан файдаланырга киңәш итте. Аның үзенчәлеге шунда: эшкәртүче, мәсәлән “Казан май бүлеп чыгару заводы”, хуҗалыкларга орлык, чәчкеч бирә һәм алдан килешенгән бәягә әзер продукцияне сатып алуны гарантияли. Бу – хуҗалыкларга кукуруза, көнбагыш, рапс үстерү мөмкинлеге тудыра.
Наил Усманов билгеләп үткәнчә, район авыл хуҗалыгы оешмалары язгы чәчү эшләренә әзер.