Әлмәтнең яшь көрәшчеләре зур җиңү яуладылар

2016 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Әлмәт көрәшчеләр командасы Республикада янә иң яхшысы! Бу юлы җиңүне яшь спортчылар яулады.

Алабугада 1998-1999 елда туган егетләр арасында «Татарстан яшьләре» газетасы бүләкләренә Көрәш буенча Татарстан республикасы беренчелегендә барлыгы 285 кеше катнашты. Көрәш 9 авырлык категориясендә барды. Һәркем җиңүгә омтылды.

Әлмәт егетләре Илнур Җәгъфәров, Данил Латыпов, Эдуард Телеев – өченче урынга, Илдус Сафиуллин, Радик Гафуров – икенче урынга чыктылар. Айрат Сәмигуллин исә беренчелек чемпионы булды. Шул рәвешле егетләр беренче гомумкоманда урыны алдылар.

Яшь көрәшчеләребезнең әлеге җиңүе Әлмәткә “Көрәш” бил алышы башкаласы горур исемен йөртү хокукы бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International